На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Историческая литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Автор
Дата выхода
04 октября 2022
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мусагит Хабибуллин) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Шулай дия-дия, кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.
– Мәрхүм бабам Сармат хан да исән булса, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда, яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.
– Мәргән аткан ук, канга сусап, дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.
– Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.
Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.
– Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.
– Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам.
Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.
– Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай.











