На нашем сайте вы можете читать онлайн «Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Биографии и мемуары. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Автор
Дата выхода
07 марта 2023
Краткое содержание книги Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке), аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Разиль Валеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең бу китабында республикабызның 1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чорындагы катлаулы сәяси вакыйгаларын, мәдәният, сәнгать, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге проблемаларын тасвирлаган язмалары, чыгышлары, әңгәмәләре урын алды.
Утыз ел буена даими рәвештә парламентта эшләгән, иң мөһим вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә турыдан-туры аларда катнашкан Дәүләт Советы депутаты һәм Комитет рәисе буларак, Разил Вәлиев шушы чор сурәтен шагыйрь күңеле, сәясәтче акылы аша үткәреп, тулы бер чор картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Таркалган гаиләләр, ятим балалар, җимерек театрлар, клублар, китапханәләр, стадионнар, агуланган елгалар һәм инешләр, кара көйгән урманнар, мәктәпләрдән һәм институтлардан, хөкүмәт кулланышыннан, фән дөньясыннан куылган хокуксыз туган телебез, җитмеш ике ел буена мәсхәрә ителгән динебез, иманыбыз – болар һәммәсе дә җәмгыятебезнең һәлакәт алдында торуын ачык дәлилли булса кирәк.
Боларның һәммәсенә дә кем гаепле соң? Кем булсын, билгеле, үзебез: иң беренче чиратта әле һаман кая барганын, нинди система төзегәнен белмәгән, тоташ реформалардан гына торган җәмгыятебез, аннан соң ташландык хәлгә килгән гаилә һәм мәктәпләребез, аннан соң кешеләрнең бернәрсәгә дә ышанмыйча, дөньяга һәм гомер-гомергә изге саналып килгән нәрсәләргә төкереп каравы, тимер йодрыклы партия диктаты һәм киләчәккә өмет югалту…
Бу кыен хәлдән ничек чыгарга соң? Кулларына тимер күсәк күтәргән шәһәр яшьләрен ничек итеп акылга утыртырга, ничек итеп гаиләне, туган йортны һәр кеше өчен иң кадерле урынга әйләндерергә, ничек итеп күңелләребезгә якты иман нуры иңдерергә?
Сәясәтчеләр иң беренче чиратта җәмгыятебез корылышын тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный.






