На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сират күпере / Мост над адом». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Историческая литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сират күпере / Мост над адом

Автор
Дата выхода
09 марта 2023
Краткое содержание книги Сират күпере / Мост над адом, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сират күпере / Мост над адом. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ринат Мухаммадиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Сират күпере / Мост над адом читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
РљРѕР±Р°, чынлап та, Р?РѕСЃРёС„ Джугашвили исемле большевикның партия кушаматы булып чыкты. Беренче рәсемдәге ханым, дөрестән РґУ™, аның С‚У™ТЇРіРµ хатыны, РЇРєРѕРІ атлы улының У™РЅРёСЃРµ – Като Сванидзе РёРєУ™РЅ. Р?кенче рәсемдәге хатын белән РљРѕР±Р° Туруханскида сөргендә чакта бергә СЏС€У™РіУ™РЅ, әлеге никахсыз хатынының РґР° Кобадан бер улы туган.
Белгәннәре, күргәннәре турында Мирсәет берәүгә дә, хәтта Раузага да, ләм-мим сүз әйтмәде. Бакудан Петроградка киткәндә, ул әлеге рәсемнәрне үзе белән алды. Бары 1918 елда гына, Сталин белән икәүдән-икәү очрашкач, аның үзенә тапшырды аларны.
Җентекләп, озаклап карап утыра Сталин әлеге фоторәсемнәргә. Нидер хәтерләргә тырыша, әмма исенә төшерә алмый.
– Тагы кемгә дә булса күрсәтмәдеңме? – дип сорый аннары.
– Юк, – ди Мирсәет. – Берәүгә дә күрсәтмәдем, әйтмәдем.
У?ле генә тәмәкесен тартып бетергән Сталин, ашыкмый-кабаланмыйча, кабат төребкәсен дыңгычлап тутыра.
– Димәк, берәүгә дә әйтмәдем дисең инде. – Соравы түгел, үзалдына фикер йөртүе, уйлануы иде бу аның.
– Бәрәүгә дә, иптәш Сталин.
Төребкәсен тирән итеп «имәргә» керешә Сталин. Озаклап фоторәсемнәргә текәлеп тора, әледән-әле, каш астыннан сөзеп, Мирсәеткә дә карап куя.
– Сез миңа ышана аласыз, иптәш Сталин. Бу хакта һичкем белмәячәк, – дип тынычландырырга тели аны Мирсәет.





