На нашем сайте вы можете читать онлайн «Ватанга тугры калдылар». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Ватанга тугры калдылар

Автор
Дата выхода
25 апреля 2019
Краткое содержание книги Ватанга тугры калдылар, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Ватанга тугры калдылар. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Хайдар Басыров) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Әлеге китап каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты белән язмышлары бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян итә.
Ватанга тугры калдылар читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Габдулла агайларга да бер-бер артлы үсеп, буй җиткергән дүрт кызны да укытырга, олы тормыш юлына чыгарырга кирәк була. Аларның барысы да, әти-әниләренә охшап, акыллы, уңган булып үсәләр. Мәктәп елларында ук мандолинада уйнарга өйрәнәләр, концерт-спектакльләрдә катнашалар, актив пионер һәм комсомоллар булалар.
Габдулла аганың һәм Галимә апаның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Аларның икесенә дә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» дигән медальләр, бик күп Мактау грамоталары, төрле бүләкләр бирелә.
1949 елда, БАССРтөзелүгә 30 ел тулу уңаеннан, Габдулла Габдрахман улы Усмановка Ленин ордены тапшырыла.
Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда өлкән яшьтәге укытучыны үзенең укучысы Муса Җәлилнең язмышы борчый иде. Күп еллар буена аның турында берни дә билгеле булмады. Мәктәп программаларына аның әсәрләре кертелмәде.
– Ни өчен Муса Җәлил әсәрләре татар әдәбияты программасына кертелми?
– Сезнең борчылуны аңлыйм мин, Габдулла абый. Аның әсәрләре программага керергә лаек, әлбәттә.
– Ни булган?
– Сугыш чорында ул әсир төшкән, немецларга хезмәт иткән, диләр.
Бу сүзләрне ишеткәч, бер секундта укытучының авызы кипте, ул дәшә алмаслык хәлгә килде, тәнен калтырау биләп алды.





