На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сөйлим, тыңла…». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сөйлим, тыңла…

Автор
Дата выхода
26 апреля 2019
Краткое содержание книги Сөйлим, тыңла…, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сөйлим, тыңла…. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Нәбирә Гыйматдинова) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинованың әлеге китабына соңгы елларда язылган повесть, хикәяләре туплап бирелде. «Нурулла», «Сөйлим, тыңла…», «Кәтәнә» шикелле күләмле әсәрләрендә һәм «Икәү», «Тимә, ярамый…», «Үч» кебек мавыктыргыч хикәяләрендә ул укучыны яшәүнең мәгънәсе, кешелекнең мәңгелек проблемалары – Изгелек, Яхшылык, Намус, Вөҗдан һәм Мәхәббәт турында уйланырга чакыра.
Сөйлим, тыңла… читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сөйлим, тыңла… без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Ни чагыштыр, ни чагыштырма, аллы-гөлле «канатлылар» арасында да Туйбикә иң-иң гүзәле!
Чыгарылыш кичәсендә алар, сыйныфташларыннан качып, шушы аланга йөгерде. Аяк асты сап-сары май чәчәкләре белән бизәлгән иде. Туйбикә такыя үреп башына киде дә, чытыкланып:
– Мине яратасыңмы, Азизов? – диде.
Авызына җилем ябыштыргандай, дәшмәде егет. Йөрәк нарат ботагына кунган тукраннан да катырак итеп тукылдый иде. Яратмаган кая, җүләр күбәләк!
– Азизов, мәрткә киттең мәллә?! Яратмыйсың син!
Кыз аңа такыясын томырды. Чәчәк бәйләме күкрәккә бәрелеп сүтелде-таралды…
…Туйбикә Чистай медицина училищесына имтиханнар тапшырганда, зур укулар турында хыялланмаган Нурулла тракторга утырып җир сөрде.
…Өч елдан егет белән кыз кабат очрашты. Солдат шулпасы чөмергән Нурулла шәбәйгән, җилкәләре киңәеп, буйга үскән, ә Туйбикә һаман да учка бастырып биетерлек алсу күбәләк иде.
– Мин сине хәзер түш кесәмә салып өйгә апкайтам, – диде егет, батыраеп.
– Такыя үримме?
– Үрмә дә, теге сорауларың белән дә җөдәтмә!
– Җөдәтәм әле менә, җөдәтәм! – Туйбикә чәчәкләрне өзгәләп-өзгәләп атты.
– Соң, Р№У©СЂУ™РєРЅРµ тыңла. Р?шетерсең…
– Телең белән әйт!
– У?йтмим! Вакытым тар, хәзер безгә кайтабыз.
– Сезгә?! – Туйбикәнең күзләре шарланды.





