На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами

Автор
Дата выхода
25 апреля 2019
Краткое содержание книги Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Ул, иркәләнеп, Зарифның сакал-мыегы кырылмаган яңагын сыйпап куйды.
– Кырынсаң иде, югыйсә чәнчисең ич…
– Минем кошчыгым бүген тәмам арыган, ахрысы. Хәтта чәйнекне куеп җибәрергә дә хәле калмаган…
Зариф, җәһәт кенә сикереп торып, өстен чишенде дә, чук очлы сөлге алып, өйалдына чыгып китте.
Көлемсәр, теләмичә генә, урыныннан торды. Бер генә нәрсә дә эшлисе килми иде аның. Бераздан майкаларына кадәр чыланган Зариф керде. Ул, тәне кызарганчы сөртенгәннән соң, ак күлмәген алып киде.
Көлемсәр, кичке аш әзерләргә җыенып, алъяпкычын бәйләде һәм иренеп кенә:
– Нәрсә әзерлим соң? – дип сорап куйды.
Зариф аның теләр-теләмәс кенә эшкә керешүен шунда ук сизеп алды.
– Кирәкми, Көлемсәр. Борчылма. У?Р№РґУ™, бүген ашханәгә генә барып кайтыйк булмаса.
– Юк, – диде Көлемсәр. – Беркая да барасым килми минем.
Зариф «алай да ярый» дигәнне белгертеп тумбочка өстендәге электр чәйнегенә су салып куйды.
– Бүген чәй генә эчеп торсак та ярар, – диде Зариф.
Аннары нәрсәдәндер курыккан кош кебек карап торган Көлемсәрне җилкәсеннән йомшак кына кочаклап алды.
– Билләһи дип әйтәм, кемдер минем кошчыгымның хәтерен калдырган. Ах, шайтан алгыры, ә!.. Беләсе иде шул кешене дә тотып кирәген бирәсе иде.








