На нашем сайте вы можете читать онлайн «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры

Автор
Дата выхода
24 августа 2018
Краткое содержание книги Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Галяу) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Кечкенә-кечкенә дүрт каен тукмак лапас аратасына сүс бау белән асып куйган киндерне йомшарта. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.
Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде.
Урамнардан узган чакта,
Капкаң булсын кагарга.
У?РіУ™СЂ картлар чыгармаса,
Чык тәрәзә ябарга.
Җырга кушылып, чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төркем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.
Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калдылар.
Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп, туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.
Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башладылар. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.





