На нашем сайте вы можете читать онлайн «Казан-йорт / Казань-юрт». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Казан-йорт / Казань-юрт

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Казан-йорт / Казань-юрт, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Казан-йорт / Казань-юрт. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Марат Амирханов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Танылган язучы Марат Әмирхановның бу китабында халкыбызның үткәненә, катлаулы язмышына янә бер кат борылып карау мөмкинлеге тудырган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» һәм «Әлвидаг» исемле тарихи романнары урын алды.
Казан-йорт / Казань-юрт читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Нәкъ мәченеке шикелле, күз каралары әле җептәй кысыла, әле шардай түгәрәкләнеп китә. Шуңа бәйләнешле төстә үзе дә үзгәрә, Мачы кушаматы шуннан килә иде булса кирәк.
– Йә, нинди йомыш китерде минем янга, гозереңне сөйлә, – диде Аграпина. – Тик алдан кисәтеп куям, бу өйдә патша да, кенәз дә юк.
Василий сөйләп бирде. Күрәзәче, иреннәрен тешләп, үз дөньясына күчте. Хәтсез вакыт шул халәттә оеп утырганнан соң, алдындагы сулы табакка иелде.
– Синең гаскәреңне зур бәхетсезлек көтә,—диде ул, ниһаять, башын күтәреп, – хурлыклы җиңелү белән җиңеләчәксең. Тәңре миңа шул орышның сурәтләрен җибәрде.
– Мин синең сүзләреңә ышанмыйм, убырлы, – дип, Василий күрәзәченең ишеген каты итеп ябып чыгып китте.
– Бүләкләреңне калдыр, – дип кычкырып калды аның артыннан Аграпина.
– Синең ул Мачыңа усал эт җибәрергә кирәк, – диде Василий шамакайга, – тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй…
– Патшалар бит алар кәкрене төз дип әйтүчене яратарак төшәләр, хак сүз ачы шул ул, – дип, бармагын чигәсе янында уйнатты кәрлә.
– Күземнән югал, тинтәк! – дип акырды олуг кенәз.
Ачуы чынга охшаган иде хуҗаның, кәрлә читкәрәк барып утырды да уенчыклары белән уйнарга тотынды.





