На нашем сайте вы можете читать онлайн «Казан-йорт / Казань-юрт». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Казан-йорт / Казань-юрт

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Казан-йорт / Казань-юрт, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Казан-йорт / Казань-юрт. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Марат Амирханов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Танылган язучы Марат Әмирхановның бу китабында халкыбызның үткәненә, катлаулы язмышына янә бер кат борылып карау мөмкинлеге тудырган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» һәм «Әлвидаг» исемле тарихи романнары урын алды.
Казан-йорт / Казань-юрт читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Аңа хәзер ганимәт тә кирәкми иде инде.
Урыс яугирләре артканнан-арта бара, алар тулысы белән орыш кырында иде инде. Жилкага тәүге хәбәр дә килеп иреште. Чапкын орышның уңышлы башланып китүе, тиздән гаскәрнең шәһәр бистәсенә аяк басачагы турында кенәз Бельскийның белдермәсен җиткерде.
Кенәз Димитрий бала йоныннан гына торган кыска сакал-мыегын бармаклары белән тарагандай итте. Ул үз-үзеннән дә, гаскәреннән дә канәгать иде.
– Шәраб салыгыз, – диде адъютантларына. – Бар кешегә дә. Минем тәүге җиңүем өчен тост тәкъдим итәм.
Чыннан да, бу чакта урыслар бистәгә бәреп кергәннәр иде. Казанлылар каршылык күрсәтмичә генә чигенеп юкка чыктылар.
– Ганимәт, ганимәт! – дип аваз салды кемдер.
Гаскәр, ач кандала шикелле, өйләргә ябырылды. Күп тә үтмәде, урыслар, шатланышып, ава-түнә йөриләр иде инде.
– Бистә халкын талыйлар, ә без посып ятабыз. Хурлык ич бу, – дип зарланышты яугирләр.
– Урыслар безне качтылар дип уйласын өчен бу, – дип, хәйләне ачты Мансур углан, – тиздән йөзгә-йөз киләчәкбез, батырлыгыгызны шунда күрсәтерсез.
Мөхәммәдәмин үзе дә орыш казанының кайнау ноктасына килеп җиткәнен аңлаган иде инде. Урысларның калага үтеп керүләре дә ихтимал.
– Уйгын угланга хәбәр салыгыз, төмәнен[13 - Төмән – гаскәр.] кузгатсын, – диде ул.
Планы гади дә, заманча яңа да иде ханның.





