На нашем сайте вы можете читать онлайн «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ринат Мухамадиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев укучыларга катлаулы тарихи вакыйгаларга багышланган романнары, заман укучысының җанын телгәләгән проблемаларны фаш иткән повестьлары һәм нечкә лирик хисләрдә өртелгән кыю һәм актуаль хикәяләре белән яхшы таныш. Әлеге китапта автор иҗатының төрле чорларында язылып, укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән сайланма хикәяләрен һәм повестьларын тәкъдим итә.
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтыярында калган. Һәм, ни хикмәт, инде чираттагы мәртәбә бозлар астына китеп югалды бу дигәндә, мин ни рәвешледер бер олы боз кантары өстенә күтәрелгәнмен. Җәһәт кенә аягүрә торып басканмын хәтта. Ул арада котырынып аккан язгы ташу шул боз кисәген яр читенә кысрыклаган.
– Фәрештәләр ярдәм итте, фәрештә канатында очып чыкты улым, – дип куанып, елый-елый беренче булып яныма әнинең килеп җиткәне, әнинең бүрексез калган башымнан җылы шәл белән сыйпаганы күз алдымда.
– Мин дә күрдем, су астына киткәчтен дә үзен фәрештә күтәреп куйды олы боз кисәге өстенә, – дип сөйли иде Сапиятти дә.
– Фәрештә канатында күтәрелде, фәрештә канатында… Мин дә күрдем, мин дә… – ди-ди кабатлады башкалар да.
Ул көннәрдә безнең өйдә, безнең авылда һәм минем колак төбендә дә иң еш кабатланып торган сүзләр «фәрештә» һәм «фәрештә канаты» дигән сүзләр булды кебек.





