На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 2 том». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 2 том

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 2 том, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 2 том. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Амирхан Еники) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең 1962–1975 елларда язылган повестьлары урын алды.
Әсәрләр. 2 том читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бусы татарча булды. Шуннан соң киемнәрен алыштырмыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә «ысс… ыс» дигән сәер бер тавыш чыгарып, башкортча биеп күрсәттеләр. Бусы да матур-шома гына килеп чыкты. Моңардан соң алар, чаршау артына яшеренеп кенә, берсе алъяпкычын салып, яулыгын косынка итеп бәйләп, икенчесе тиз генә камзулы белән түбәтәен ташлап һәм башына фуражка каплап чыктылар да, тузанлы идәнне бик яман дөбердәтеп, «эх, эх!» дип кычкыра-кычкыра биергә тотындылар.
Яшь артистлар халыкның сораганын көтеп, кыстатып тормадылар – бөтен «репертуарларын» бер тоташтан күрсәтеп бирделәр.
…Биючеләрдән соң сәхнәгә, ниһаять, Рәшидә чыкты. Зөфәр бөтен игътибарын биреп, йотлыгып караган хәлдә аны каршы алды һәм, ул сәхнәдән чыгып киткәнчегә чаклы, аңардан инде күзләрен аера алмады. Шушы минуттан барысы да: караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды.
Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара-зәңгәр озын күлмәк иде.









