На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 2 том». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 2 том

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 2 том, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 2 том. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Амирхан Еники) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең 1962–1975 елларда язылган повестьлары урын алды.
Әсәрләр. 2 том читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Артистның «пешүе»ннән файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да шуны тиз генә су белән тутырды… Кызлар көлешеп туктагач, ул, чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барысына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» – диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде… Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә… Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм бик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!
…Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакчы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы күтәреп каршы төште:
– Юк-юк, кирәкми!
Хәер, кызларга бик җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды.
…Бертын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлинкәләре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыеп буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде… Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар, тарсынып кына булса да, Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар.









