На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Автор
Дата выхода
31 августа 2018
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Зариф Башири) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә.
Моны бөтен авыл халкы да белә. Шуның өчен картлар белән карчыклар урамда очрап калганда, абзыйның аркасыннан сөеп:
– Алла боерса, әтиең урынына мулла булырсың, – диләр, ә миңа:
– Гыйсмиләр мулласы булырсың! – диләр. Ягъни безнең балалар өчен салынасы мәчет мулласы дигән сүз була инде бу.
Һәрбер атна-җомга көндә зур әнкәйнең китап сөйләгәнен тыңлар өчен безнең өйгә илле-алтмышлап хатын-кыз җыела. Зуррак бәйрәмнәр алдыннан аларның саннары йөздән дә ашып китә торган иде.





