На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр / Избранное». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Cтихи, поэзия, Стихи и поэзия. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр / Избранное

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр / Избранное, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр / Избранное. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мажит Гафури) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Сайланма әсәрләр / Избранное читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Шул сүзне ишетү белән, Сәйфулла малае, ишекне ачып:
– Аларны монда кертегез! – дип кычкырды.
Шундый зур «вакыйга» га һәм караңгы төндә шулчаклы шау-шуга сәбәп булган кешеләрнең шушы минутта мәдрәсәгә керүләре бөтен шәкертләрне дулкынландырды, алар, теге зур гөнаһлы кешеләрне якыннанрак күрү өчен, алгарак, күрергә уңайрак җиргә җылыша башладылар.
Р?шек ачылды. Р?шеккә якын торган кешеләр икегә аерылып СЋР» бирделәр.
Менә бервакыт Закир абыйны ике җегет ике кулыннан кысып тотып алып керделәр һәм алгарак китереп бастырдылар. Аны күрү күңелгә бик авыр тәэсир бирде: аның бишмәте җыртылган, бүреге җәнчелгән, сул як битеннән кан агып төшкән һәм уң күзенең өсте күгәреп, кара янып чыккан, шулай итеп, таный алмаслык бер хәлгә килгән иде… Ул, монда китереп бастыру белән, оялган сымак башын түбән төшерде.
Аның артыннан Галимә апаны алып керделәр. Аның кулларыннан кысып тотучылар булмаса да, качмасын дигән кебек, тирә-ягын әйләндереп алганнар иде.





