На нашем сайте вы можете читать онлайн «Батырша». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Батырша

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Батырша, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Батырша. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Замит Рахимов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.
Батырша читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Батырша без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган корымлы ике чиләккә карап, кабат тын калдылар. Тик әлеге дә баягы, бер – чырыйлап, бер – тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде:
– Р?РЅУ™Р№, РґРёРј, ашарга!
Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, остазы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды.
Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе, ят кеше күренүгә, янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-салам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды.
– Өрекмәгез, өрекмә! – диде Габделрахман, учакка якынаеп.
Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул иттеләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннарына килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннарны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар.
– Шушы төбәктәге Тайсуган карьясенең имамы Габделрахман булабыз, – дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла.
Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде:
– Без инде, мелла кем Габделрахман, төрле иләү халаеклары җыелдык монда.





