На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

Автор
Дата выхода
28 августа 2018
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.
Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Дисә ясаган уколдан соң, утырган креслосыннан көч-хәл белән күтәрелеп, операция бүлегенә керергә әзерләнә башлады. Шәфкать туташларының да тыз-быз йөрүләре бетте.
Операцияне Дисә ясады. Тынлыкны бары тик инструментларның сирәк-сирәк чыңлап куюлары һәм хирургның кыска боерыклары гына боза иде:
– Тампон… пинцет… зажим… ланцет…
Операция вакытында Гази үзен йокыга талган кеше сыманрак хис җитте.
Шундыйрак уйларга бирелеп, кайтып җиткәнен сизми дә калды Гази.
– Кая, Гази абый, өегезгә үк кертеп куйыймчы үзегезне…
– Рәхмәт, Өлфәт, борчылма, – диде Гази, авып китүдән курыккандай, һаман да әле машинаның ачык ишегеннән кулын алмыйча.
– Ярар, алайса.
– Бар. Хәерле юл сиңа. Рәхмәт…
Машина китеп барды. Башта аның тәмәке төпчеге сыман кызгылт утлары юкка чыкты, бераздан гөрелтесе дә ишетелмәс булды.
Гази, шыксыз караңгылык бөркеп торган өйнең капкасына таба атламакчы иде дә, нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Сизде, аяклары буйсынмый аңа. Ул тизрәк беренче очраган тирәккә килеп сөялде. «Уф, йөрәгем!.. Туктый, ахры…» дигән уй миен көйдереп үтте.








