На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

Автор
Дата выхода
28 августа 2018
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.
Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бу кансызлыкка бик күпләр хәйран калды.
Еллар үтте. Бик күп сулар акты.
Ниһаять, Гаделша бай да (ниндидер юллар белән) улын туган якларына кайтара алды…
Ул вакытта инде Сабирҗан белән Миңлегөлнең Гөлбану исемле биш-алты яшьләр чамасындагы кызлары бар иде.
Дөнья гизеп, тормышның ыгы-зыгысын күреп, чуерташтай шомарган Гәрәйханның Карагайга кайтып төшүе бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
* * *
Миңлегөл кырдан, ялланып урак урган җиреннән кайтып килә иде. Каршы яктан өермә кебек тузан куптарып килүче бер җайдакны күреп алды.
Кыр уртасы.
Ак күбеккә баткан атта чабып килгән Гәрәйхан, аның турына җитү белән, ияреннән сикереп төшеп, Миңлегөл каршысына килеп басты…
Беркавым тын тордылар.
Яулык чите белән йөзен яртылаш каплап өлгергән Миңлегөл, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, башын күтәрде.
Сүзне Гәрәйхан башлады.








