На нашем сайте вы можете читать онлайн «Кичә яраттым (җыентык)». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Кичә яраттым (җыентык)

Автор
Дата выхода
31 августа 2018
Краткое содержание книги Кичә яраттым (җыентык), аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Кичә яраттым (җыентык). Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Зиннур Тимергалиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.
Кичә яраттым (җыентык) читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Кичә яраттым (җыентык) без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала.
Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел.
– Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде, – дип каршы алдылар авыл апалары кызны.
– Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң? – дип җавап бирде кыз.
– Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?
– Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.
Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде.






