На нашем сайте вы можете читать онлайн «Кичә яраттым (җыентык)». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Кичә яраттым (җыентык)

Автор
Дата выхода
31 августа 2018
Краткое содержание книги Кичә яраттым (җыентык), аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Кичә яраттым (җыентык). Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Зиннур Тимергалиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.
Кичә яраттым (җыентык) читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Кичә яраттым (җыентык) без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
– Йә, солдат, хәлләр ничек? – дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.
– Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, – дип җавап бирде тегесе.
– Р?шеттем РёРЅРґРµ, ярар У™Р№РґУ™, СѓР» малайга РєТЇРїС‚У™РЅ РєРёСЂУ™Рє РёРґРµ.
– Шуннан ни димәкче буласың?
– Шуннан шул, егет. Р?СЂС‚У™РіУ™ авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга.
– Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.
– Ничек юк?
– Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.
– Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!
– Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.
– Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! – Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.
– Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.
Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.
– Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр! – дип, Халидә апа улы янына килеп басты.
Бригадирның аяклары кире җиргә төште.
– Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.
– Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш…
Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.






