На нашем сайте вы можете читать онлайн «Яшəү белəн үлем арасында». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Советская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Яшəү белəн үлем арасында

Автор
Дата выхода
30 августа 2018
Краткое содержание книги Яшəү белəн үлем арасында, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Яшəү белəн үлем арасында. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Наби Даули) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган. Бүгенге көндə дə актуальлеген югалтмаган һəм популяр булган бу документаль əсəр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендə фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белəн əһəмиятле.
Яшəү белəн үлем арасында читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Яшəү белəн үлем арасында без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте.
Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара.
– Кем Мәскәүдән?
– Кем Туладан?
– Кем Харьковтан? – дип кычкыра.
Алар шулай үзләренең якташларын, дусларын эзлиләр.
– Мин Мәскәүдән.
– Мин Туладан, – дигән тавышлар ишетелә.
Бу тавышлар караңгы төндә адашкан кешеләрне хәтерләтә. Куркыныч та, кызганыч та булып китә.
Капка башында прожектор утлары кабына. Аларның нурлары, ак елан кебек, ишегалдына, бина стеналарына кинәт кенә сузылалар да яңадан ояларына, тимер тартмаларга кереп югалалар.
Яңа гына сугыш кырыннан тотып китерелгән кеше үзен ниндидер авыр төш күргән кебек хис итә. Аң бернәрсәгә дә җавап бирми. Күзләр зур булып ачылган.





