На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көмеш дага / Серебряная подкова». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көмеш дага / Серебряная подкова

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Көмеш дага / Серебряная подкова, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көмеш дага / Серебряная подкова. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Джавад Тарджеманов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
Көмеш дага / Серебряная подкова читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Корташевский исә аеруча сәләтле гимназистларга математикадан махсус лекцияләр укыды.
Саша белән Серёжа, мөгаен, быелдан ук студент булырлар, ә Коляга тагын бер елын гимназиядә уздырасы… Малайның күңелен моңаю кебек тә, көнләшү кебек тә авыр бер тойгы әрнетеп алды.
5
1805 елның 29 гыйнвары, суык иртә иде. Санкт-Петербургның кар баскан урамнарыннан тугыз ат җигелгән зиннәтле карета кызулап узды. Ул, шәһәрдән чыгып, борынгы трактка таба борылды һәм очы-кырые күренмәгән якты кар даласына кереп югалды.
Чал чәчле юлчының битләрен җилсез коры суык чеметтереп алды: ул төлке толыбының якасын күтәрергә, җыелыбрак утырырга мәҗбүр булды. Бу карт, Фәннәр академиясенең вице-президенты, гомеренең соңгы яртысын – кырык елдан артыграгын башкаладан беркая да чыгып йөрмичә уздырды – үзенең бөтен вакытын һәм иҗат көчен туган иленең фәненә багышлады.
Хәзер ул Санкт-Петербургтан ике атналык юлга – Казанга барырга чыккан иде.
Аның портфелендәге рәсми кәгазьләр арасында шундый документ та бар: «…действительный статский советник, Казан уку-укыту округының попечителе, господин Степан Яковлевич Румовский башкаладан Казанга, падишаһ галиҗәнаплары боерыгы буенча, кайбер мәктәпләрне тикшерү өчен бара».





