На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көмеш дага / Серебряная подкова». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көмеш дага / Серебряная подкова

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Көмеш дага / Серебряная подкова, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көмеш дага / Серебряная подкова. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Джавад Тарджеманов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
Көмеш дага / Серебряная подкова читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Чал чәчле офицер, ишекне акрын гына ябып, кире чыгып китте.
Коля башта югалып калды. Аптырап, тирә-ягына каранды. Биек түшәмле зур бүлмәгә тап-тар өстәлләр куелган. Өстәл араларындагы эскәмияләргә укучылар тезелеп утырган. Түрдә кафедра. Кафедра артында озын буйлы берәү бик тырышып тактага нәрсәдер яза.
– Килгән икәнсең, утыр! – диде ул бик ямьсез тавыш белән. – Кая барасың?.. Шунда утыр, иң арткы эскәмиягә. Алга утыртырмынмы, юкмы, күз күрер әле.
Мондый күңелсез сүзләрдән соң Коля бөтенләй коелып төште.
«Безнең Макарьев побына охшаган, – дип уйлап алды малай. – Чәчен үргән, сакалы иске себерке төсле сирәк… борыны да аныкы шикелле, – почык борын.
Шул чакта Краснов кулын күтәрде һәм тузган башын кашып алды. Кулын күтәргәндә, тар җиңле сюртугының терсәк турысыннан ертылган булуы күренде.
«Ни өчен ул, алга утыртырмынмы, юкмы, дип әйтте икән?» – дигән уй килде Коляның башына.
Коляны класстагы чиктән тыш тынлык гаҗәпләндерде. Укучылар гүя тын да алмыйлар, сихерләнгән кебек, зәңгәр сюртуклы теге кешегә текәлеп карап торалар.





