На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көмеш дага / Серебряная подкова». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көмеш дага / Серебряная подкова

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Көмеш дага / Серебряная подкова, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көмеш дага / Серебряная подкова. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Джавад Тарджеманов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
Көмеш дага / Серебряная подкова читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Коля бу хәлне башта аңлый алмый торды. Гимназиядә аның икенче көне дә әллә ничек, көтелмәгәнчәрәк башланып китте шикелле…
– Нинди чолан соң ул, белмисеңме? – дип, Мишадан сорады ул.
– Караңгы урын, – дип аңлатып бирде Рыбушкин тыныч кына тавыш белән. – Гимназиядә тагын карцер да бар.
– Рләктереп кенә карасыннар! – Коля тагын йодрыкларын С‚У©Р№РЅУ™РґРµ.
– Син куркаклардан түгел, ахрысы? У?ләкче РґУ™ түгелсең. Артык Р±У™Р№Р»У™РЅРјУ™СЃР»У™СЂ, бәлки… РўРёРє шулай РґР° кыен ашыйсыбыз күптер әле. РўТЇР·У™СЂРіУ™ калган баш – түзәрбез.
Коляның гимназиягә килгәненә әле күпме генә, шулай булуга карамастан, күпне күрергә өлгерде. Ләкин иң авыры алда булачагын ул белми, сизми иде.
Гимназистларны классларына куып керткәннән соң, надзиратель үзенең бурычы беткән дип санады һәм китеп барды.
Күзәтүчесез калган гимназистлар йөгерешә, шаулаша башладылар. Бер малай, кәгазь чәйнәп, аны Княжевичның борынына тигезде. Анысы озак уйлап тормады, аспид тактасын алып тондырды. Такта, теге малайга эләкмичә, тәрәзә пыяласына тиде.
Чыңлап пыяла ватылганны ишетеп, сторож йөгереп килеп керде.
– Кайсыгызның һөнәре? – диде ул усал гына. – Ваткан кеше монда чыксын!
Малайларның котлары алынды, алар авызларына су капкан шикелле утырдылар.





