На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көмеш дага / Серебряная подкова». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көмеш дага / Серебряная подкова

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Көмеш дага / Серебряная подкова, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көмеш дага / Серебряная подкова. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Джавад Тарджеманов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
Көмеш дага / Серебряная подкова читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Ул хәтта түбән класстагы абыйсы Саша белән бергә латин телен дә өйрәнә башлады; энеләре Алёшага исә моңа рөхсәт бирелмәгән иде әле.
Коляның уңышлары укытучы Красновка да тәэсир итми калмады. Краснов үзен һаман әшәке тота, ләкин Лобачевскийга каныкмый, вакыт-вакыт сәер итеп карап кына куя иде.
Көннәрдән бер көнне, туйганчы башбаштаклык кылганнан соң, Краснов әйберләрен күтәреп чыга башлады. Коля турыннан үткәндә, аның алдына арифметикадан мәсьәлә язылган бер табак кәгазь куйды һәм:
– Дәресне үткәреп бетерерсең, – диде, башын читкә борып.
Берникадәр вакыт класс тынып торды. Шуннан, гүя команда булды, һәммәсе урыныннан сикереп торды. Шау-шу башланды.
– Яңа укытучы! Р?сәнмесез!
Коля торып баскан; чөгендер кебек кызарып, берәүгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча, мәсьәлә язылган кәгазьне бөтерә иде.
Бу уңайсыз хәлдән аны Миша Рыбушкин коткарды.
– Silentium[9 - Silentium (лат.) – тынычлык.]! У?фәнделәр! Silentium! – РґРёРї кычкырды СѓР», өстәлгә менеп басып.
Һәммәсе, кызыксынып, аның ягына борылдылар.
– Сез ничек уйлыйсыз, – дип сүзен дәвам итте Рыбушкин, тавышын акрынайтып, – сөекле укытучыбыз нәкъ менә шушы минутта ярыктан күзәтеп, тыңлап тормыймы икән?
Бер минут кына элек шау-шу килгән класс бөтенләй тынып калды.





