На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2

Автор
Дата выхода
14 марта 2023
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Нурислам Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы-прозаик Нурислам Хәсәновның әлеге томына «Язмышлар уены» романы һәм «Иңрәү», «Хакыйкать хакы», «Кыл өстендә калганда…» повестьлары кертелде. Авторның әсәрләрендә бүгенге көннең актуаль проблемалары күтәрелә. Гаделсезлек белән килешә алмаган геройлары үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә.
Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Җиргә убылдылармыни! Аптырагач, игътибарыңны авыл ягына таба юнәлттең. Авыл уртасында һәммәсеннән дә аерылып торган, мәһабәт, чыршы-нараттан салынган ике катлы йорт калыккан. Ферма кызлары искә төшергән рәис йорты шушыдыр инде дип уйлап куйдың. Тагын гаҗәпләндең, Тукбаев командасы ни арада әллә кая гына китеп югалды соң? «Кайсы ишектән килеп чыгарлар?» дип көттең.
Шулчак якыннан гына җигүле ат арбасына бер-ике буш сөт бидоны салып, дырык-дырык узып баручы арык кына санлы бер агайдан сорыйсы иттең.
– Карагыз әле, абзый, монда семинарда катнашучылар күренмәдеме? – дидең.
Йөзен сары сакал-мыек баскан агай, сиңа таба борыла төшеп, башын ары табан изәде:
– Бер төркем кешеләр әнә теге бәрәңге подвалына таба узып баралар иде… – диде.
«Кызык, анда нием калган?» – дидең дә бәрәңге базына таба юл тоттың. Терлекчелеккә багышланган семинарның бәрәңге базына ни катнашы бар икән?
Подвалга төшеп, беренче ишекне үтүгә, каршыңа ике каравылчы килеп чыкты.
– Кая барасың?
– Мин киңәшмәдә катнашучыларны эзли идем.
Кепкасын кырын салганы, шикләнеп, кан сауган шар күзләрен уйнатып алды.
– Син кем соң?
– Районнан килгән кеше.
– Районнан килгән кеше күп булыр ул.
Шунда икенчесе, куш ияклесе сүзгә кушылды:
– Анда һәркемгә керергә ярамый, абый.
– Ник?
– Председатель кушмады.
Шар күз, тамагын кырып:
– У?Р№Рµ, чит кешене кертмәгез, – РґРёРґРµ.







