На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мухаммет Магдеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре, пьесалары, публицистик язмалары урын алды.
Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
В В В В 1993
Дыңгыр…
Баш пешәрлек эссе көн, авылда тынлык, этләр, телләрен чыгарып, капка күләгәсендә яталар, казлар авызларын ачкан. Урамда беркем юк, бары тик агач кибет баскычында гына бер-ике ир тәмәке көйрәтеп утыра. Кибет бик бай, тик колхозчының акчасы гына юк. Бөтен булганы – налогка.
Менә урам башында арба дыңгырдаганы ишетелде, бу –заправщик Гофран абзый. Яздан алып көзгәчә шулай, кара тимер мичкәне арбасына сузып салган, үзе мичкәнең башына менеп утырган, дилбегәсен тоткан. Аты да ашыгып атламый, Гофран абзый да ашыкмый булса кирәк, шулай ягулык склады белән кырдагы тракторлар арасында яз буе, җәй буе, көз буе дыңгыр-дыңгыр…
Менә ул кибет турысына килеп җитте, аты, бер дә аптырап калмыйча, дилбегә тартканны да көтмичә, шунда таба борылды, чөнки белә: көндезгә кайтканда, хуҗасы шулай кибеткә кергәләп чыга, нәрсәгә керә ул анда, күк алаша аны белми, әмма шуннан чыккач, дилбегәне тарткалап, атны ашыктырырга тотына.
– Ничек чыдый бу кеше шундый эсседә? – диде кибет баскычында утырган сыңар аяклы фронтовик.











