На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мухаммет Магдеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Торналар төшкән җирдә» повесте һәм «Мәңгелек яз» романы урын алды. Автор пунктуациясе сакланды.
Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Кичке уенга барганчы, бер кат үзәк урамнарны әйләнеп чыгалар. Урамда йөргәндә авызга тәмәке кабылмый, хәтәр эчтәлекле җырлар җырланмый. Авылның могтәбәр кешеләре капкасы турысыннан узганда, җыр өзелеп тора. Берәүнең өендә көчле авыру булса – алар турысында да җырламыйлар. Җырны бер урамнан барганда – бер егет, икенчесеннән барганда икенче егет башлый.
Безнең урам башларында
Төркем-төркем таллар бар.
Безнең илләр – сахра җирләр,
Сөйсәң, асыл ярлар бар.
Кызлар бу егетләр үзләре янына туктарлар дип өмет иткәннәр иде, тик гармунчы туктамады. Гармунчы – иң дәрәҗәле, иң абруйлы егет. Аның теләгенә буйсынмыйча булмый. Тукта, кызлар үпкәләсә ни хәл итәрсең? Җыр башлаучының теленә шайтан гына төкергән!
Урамыгыз матур икән
Алма тәгәрәтергә.
Хәтерләрегез калгандыр,
Ничек бәхилләтергә?
Алда бер төркем яшь кызлар берәүнең капка төбендәге эскәмиягә тезелешеп утырганнар. Болар әле су буендагы уенга кермиләр, читтән-миттән чыркылдашып йөриләр.











