На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мухаммет Магдеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 5 нче томы истәлек язмалардан гыйбарәт: заман һәм замандашлар, шул исәптән галим һәм язучылар – әлеге китап геройлары. Бу истәлекләр, Мөхәммәт Мәһдиевкә хас булганча, йөгерек тел белән, мавыктыргыч итеп язылганнар, кызыксынып укылалар.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бакчабыз У©Р№РіУ™ керәм-керәм РґРёРї тора. У?ти җырлый:
Җилбер-җилбер йөргән чакта,
Җилләр ача куйнымны.
Янып-көеп йөргән чакта,
Дуслар ача күңлемне.
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә…
Миңа сигез яшь. Авылга беренче тапкыр венский гармун керде. Баслары әллә унсигез, әллә егерме дүрт.
1939 ел. Урманда, май аенда, узган елдан калган юкә чикләвеген черегән яфрак астыннан җыеп ашыйбыз. Ачтан үләсе килми. Унике-ундүрт яшьлек кызлар хикмәтле җырлар җырлыйлар (авылдагы тегү артеленә патефон һәм пластинкалар кайткан иде).
Зәңгәр һава, зәңгәр болыт, Гөлзада,
Зәңгәрләтә диңгезне, диңгезне.
Зәңгәр һавалардан эзлим, Гөлзада,
Бик сагынсам мин сезне, мин сезне…
Дөрес, дөм ятим, ач Мансур, юкә төбенә сузылып, зәңгәр болытларга карап ята да, бу болытларның һич тә тамак туйдырмаганын белгәч, «Гөлзада» сүзен бер яман сүз, малайлар гына әйтә торган сүз белән алмаштыра, җырның ритмын һич тә бозмый торган итеп алмаштыра, шулай да унике-ундүрт яшьлек кызлар аңа рәнҗиләр.
Сугыш башлануга, авылга өч җыр, өч моң килеп керде. Гомер шулар белән үлчәнде.










