На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мухаммет Магдеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 5 нче томы истәлек язмалардан гыйбарәт: заман һәм замандашлар, шул исәптән галим һәм язучылар – әлеге китап геройлары. Бу истәлекләр, Мөхәммәт Мәһдиевкә хас булганча, йөгерек тел белән, мавыктыргыч итеп язылганнар, кызыксынып укылалар.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
– Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык. Йөрәге начар булган, – диде.
Теге юаш, юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара.
Пәке йөзенә яланаяк басып…
Максим Горькийны укыганда – шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда – шуларга ләгънәтем.
    Г. Тукай
Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты, ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады.
Быел март шулай гел кояштан гына торды.
Ял көне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы да, сагышлы да, борчулы да якшәмбе иде.
Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты: ял көнне сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк, диде.
Ял көнне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде.











