На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Мухаммет Магдеев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 5 нче томы истәлек язмалардан гыйбарәт: заман һәм замандашлар, шул исәптән галим һәм язучылар – әлеге китап геройлары. Бу истәлекләр, Мөхәммәт Мәһдиевкә хас булганча, йөгерек тел белән, мавыктыргыч итеп язылганнар, кызыксынып укылалар.
Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Шәмәрдән жуликларыннан берсе (безнең вагонда Саба, Яңа Чуриле, Арча районы малайларыннан оештырылган команда иде) теге фонарьны ялт – вагонга алып менеп яшереп тә куйды. Көлештек. Менә светофор яшелне бирде, хәзер баш кондуктор бер сызгырта, аннан машинист кычкыртып ала да, состав кузгала.
Ләкин фонарь баш кондукторныкы булып чыкты, һәм ул килеп фонарь юкка чыкканын белгәч җәнҗал куптарды. Ул безгә һәм безнең күрше вагонга бәйләнде. Берәү дә фонарьны чыгарып бирмәде.
Тавыш зурга китте, яшел светофор күпме генә янып торса да, сыбызгы тавышы ишетелмәгәч, состав кузгалмады.
Тавыш чыкты, ике вагоннан да офицерлар төште. Ул арада эшелон начальнигы – полковник килеп җитте:
– Нигә отправление юк?
– Менә фонаремны урладылар.
Полковник аптырап калды.
– Соң бит бу – хәрби эшелон. Безнең барганны Мәскәү үзе күзәтеп тора. Генштаб.
– Теләсә нишләгез. Фонаремны тапмаган көе отправление бирмим.
Полковник ризасызланып команда начальникларына карады. Тегеләр дәшмәделәр. Вагон эчендә бер почмакта Шәмәрдән жуликлары мышык-мышык көлешәләр.
Кемдер рельслар буйлап безгә таба йөгерә. Килде, гыжылдый, сөйләшә алмый.










