На нашем сайте вы можете читать онлайн «Саумы, Кояш!». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Саумы, Кояш!

Автор
Дата выхода
25 марта 2022
Краткое содержание книги Саумы, Кояш!, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Саумы, Кояш!. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.
Саумы, Кояш! читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Саумы, Кояш! без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
– Минеке!.. – диде ул, курчагын ике куллап кочагына кысып.
– Юк, минеке… – дип, тегесе бичара курчакны аякларыннан эләктерде.
Гөлбану, янында торган әтисенең якламавын күреп, үзе каршылык күрсәтә башлады. «Бирмим булгач бирмим…» – дип чырылдап кычкырып елап җибәрде ул.
Чулпания дә зәһәрләнеп кычкырды. Бер-ике тапкыр шапылдатып Гөлбануга сугып та алды. Чыр-чу купты…
Шулвакыт өстәге террасаның ишеге ачылып китте. Шактый соң булуга да карамастан, өй кыегында утырган күгәрченнәр, куркуларыннан тузгып, канатларын шапы-шопы бәргәләп, һавага күтәрелделәр.
Балконда байбикә күренде.
– Нәрсә булды тагын! Кем кычкырта баланы?.. – дип, бар көченә нәгърә орды ул.
Сабирҗан шундук кызы кулындагы курчакны, алып, Чулпаниягә тоттырды.
Ул арада шаулашкан, сызгырткан авазлар, дөпе-дөпе йөгерешкән аяк тавышлары капка төбендә үк ишетелде. Ул да булмады, кемнеңдер бик яман итеп тыкрыктагы кече капканы шакыганы ишетелде.
Асылхан бай Сабирҗан ягына борылды да, ым кагып, капканы ачарга кушты.
Аннан ялтырап торган җиз төймәле аксыл-сары китель кигән, биленә кылыч таккан жандарм офицеры бәреп керде. Аңа кара-күк киемле полицейский ияргән иде.








