На нашем сайте вы можете читать онлайн «Саумы, Кояш!». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Саумы, Кояш!

Автор
Дата выхода
25 марта 2022
Краткое содержание книги Саумы, Кояш!, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Саумы, Кояш!. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.
Саумы, Кояш! читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Саумы, Кояш! без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бәхетенә күрә, утынлык ишеге яртылаш ачык, көрәк, себерке дә шунда икән.
Сабирҗан башта капка төбен, ишегалдын көрәде, аннары ялт иттереп себереп чыгарды. Көрт-бозлавыктан, чүп-чардан арынган ишегалды киңәеп киткәндәй булып калды.
Баштарак, эшкә керешкәләгәнче: «Күрмичәрәк калсалар ярар иде», – дип теләгән Сабирҗан, хәзер инде җаны-тәне белән берәрсенең чыгып, башкарган эшен күрүләрен тели иде.
Бу көе чыгып китеп булмый бит инде. Һич югында, берәр сынык икмәк бирсеннәр иде…
Вакытны сузу нияте белән, баскыч тирәләрен себереп үтте.
Шулвакыт хуҗа үзе кайтып төште. Сабирҗан, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, башта бераз югалып калды.
– У?ссәламегаләйкем!..
– Вәгаләйкемәссәлам, агай-эне!
Аннары акланырга теләгәндәй:
– Менә кичәле-бүгенле догага тилмергән әрвах сыман йөрдем-йөрдем дә ахырда килеп чыгасы иттем… Барыбер эш таба алмадым.
Баскыч төбендә туктап калган хуҗа, ишегалдын күздән кичергәч, үзенең канәгатьлелеген белдереп, рәхмәт әйтте.
– Яраган бу… – диде.








