На нашем сайте вы можете читать онлайн «Саумы, Кояш!». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Саумы, Кояш!

Автор
Дата выхода
25 марта 2022
Краткое содержание книги Саумы, Кояш!, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Саумы, Кояш!. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Махмут Хасанов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.
Саумы, Кояш! читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Саумы, Кояш! без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
– Нәрсә булды шулчаклы?..
Сабирҗан, чак кына хәл алыйм да барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырмын дигәндәй, идәндәге бүкәннәрнең берсенә килеп утырды. Бөрчек-бөрчек булып тир бәреп чыккан маңгаен сөртештерде. Үзе һаман да әле авызын җыя алмый иде.
Чыдар чамалары калмаган Миңлегөл:
– Нәрсә булды дип сорыйм ич?.
– Нәрсә булдымы? Хикмәтле хәл булды, әнисе. Картың фатиры-ние белән эш табып кайтты. Шул булды менә…
Гөлбануның әнисе ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Хыял ирешмәслек куанычлы хәбәр иде шул бу.
Хатынының «Сүзеңне аңлатыбрак сөйләсәңче» дигән сораулы карашын күргәч, Сабирҗан җентекләбрәк, тәфсилләбрәк аңлата башлады.
«Авылдаш» дигән сүзне ишеткәч, Миңлегөл чак кына тынычлангандай булды.
– Кем соң ул?..
– Беләсең син аны… Су буе урамында торалар иде ич. Тимерче алачыгы каршында гына… Соң, теге Сасы көзән Халит малае. Кылый Хәмит инде…
У?РјРјР°, Кылый РҐУ™РјРёС‚ исемен ишетү белән, Миңлегөл йөзендә туган шатлык-куаныч нурлары, Т—РёР» тузгыткандай, шундук СЋРє булды.
Сабирҗан исә моңа әллә ни игътибар итмәде.
– Ул монда, калада яши икән, – дип җанланып сүзен дәвам итте. – Яңа Бистә ягында бер байда хезмәт итә… Беләсеңме, ни әйтте?..








