На нашем сайте вы можете читать онлайн «Юл. Романнар, хикәяләр». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Юл. Романнар, хикәяләр

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Юл. Романнар, хикәяләр, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Юл. Романнар, хикәяләр. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ахат Гаффар) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күренекле прозаик, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге китабында атаклы «Әҗәт» хикәясеннән алып заманыбызның хәлиткеч әхлакый һәм социаль мәсьәләләрен үзәккә куеп язылган «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек эпик романнары нәшер ителә. Әсәрләрдәге һәр җөмлә, фикер, чагыштыру, һәр табигать күренеше каһарманнарның язмышын, уй-гамәлләрен, тойгы-кичерешләрен югары сәнгатьчә тасвирлауга юнәлтелгән.
Юл. Романнар, хикәяләр читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Куркып, ул үзе басып торган кабер дөньясының һәм тышкы дөньяның бер генә мизгелгә аерып булмастай рәвештә кушылуларын, шәүлә генә төсле булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә генә тиңдер?
Якты ярда кара күмер белән каймаланган учак сүнәр-сүнмәс калтырана; таш өстендә ике стакан, бер учма яшел суган кыягы, көрән ипи; бөтен буе белән җирне кочаклап, агач тәре ята; ара-тирә челтәр савыттагы балыклар кузгалышып куя… Елганың акканы сизелми диярлек.
Солтан: «Минем тишектән карап торуым тыштан ничек күренә икән?» – дип уйлады. Гүя ахырзаманга җиткән дә, әллә кайчан үлгән вакытыннан уянып, кабереннән кубып чыгышы!
Ул тышка чыкты.
– Төшердек! – дип боерды Степан.
– Кушсалар, һич маташмас идек, ә? – диде Солтан һәм, тезләре калтыравын басар өчен, табутка утырды.
Кара табут үзе дә, кабер караңгылыгыннан арынып һәм вакыт авырлыгыннан алҗып, хәл ала кебек иде. Ул, чыннан да, кешеләрне куркыта торган мәетләр дөньясының кара бер кисәге иде.










