На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ахат Гаффар) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Машина эченә юкә яфрагының баллы, кырмыска ояларының әчкелтем, яшь чикләвек кәшәнкәләренең төче исе бәреп керде. Мәсхүдә арткы утыргычта утыра. Юка ак күлмәк кигәнгә, салкынча һава аны калтыратып җибәрде. Зиннәт, үрелеп, чикләвек өзеп алды, кәшәнкәсеннән аерып, кабыгы-ние белән чәйнәп карады, бөтен авызына кузгалакныкыдай әче тәм таралды.
– Кузгалыйк инде, – диде Мәсхүдә. Бая ул, беренче тамчыларга сөенеп, яңгыр астында басып торган иде.
– Өлгерербез, – диде Зиннәт, утыргычы өстеннән мәче кебек шома сузылып кына аның янына кереп урнашты. Зиннәткә Мәсхүдә ягыннан ниндидер сизелер-сизелмәс җылымса, йомшак бер ис сулышы килеп орынды кебек. Яңгыр шыбырдавы, тәртипсез коелышкан тамчыларның машинага төшеп чәчрәгән авазы Зиннәтнең зиһененнән каядыр артка чигенде, су астыннан ишетелгән кебек кенә булып калды.
– Кузгалыйк, – диде Мәсхүдә яңадан. – Караңгылана.
– Урман күләгәсе ул.










