На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ахат Гаффар) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына заман һәм халык, милләт һәм кеше хакындагы әдәби-фәлсәфи рухтагы мәкаләләре туплап бирелде.
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Таныдым – тургай. Китмичә калган. Кырларның игеннәре җыеп алынмаганга кайгырып калган диярсең. Мәңгегә үз якларында – Туган иле белән калган ул тургай.
Шул төнне тупылларның ярсу шаулавына кушылып һәм болытларга күз ташлый-ташлый, менә мондыйрак бер шигырь язасым килде.
Көзге җиһан – көйсез бала,
юатыр чара кайда?
Ватык уенчыктай өнсез
тургай оча һавада.
Канатымы яраланган,
чуалганмы хәтере?
Югалган баласын эзли
микән, дөнья бетереп?
Кардәшләре күптән инде
ят җирләр җимен ашый.
Чит икмәккә ил сөюен
алмашмаган бу гашыйк.
Оча тургай!
Җим эзләми –
тамагы тук хәсрәткә.
Нинди җырның моңы бар соң
җиһандагы сурәттә?
Кем шигырьгә орлык эзли
түрендә бу тугайның?
Кайткан мәллә сагынып илен
күңел кошы Тукайның?
«Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңлем кошы», –
дип җырламас иде шагыйрь,
күрсә бу көз балкышын.
Ялкынлы сөю каршында
көчсез ел фасыллары:
Кышын җырлый тугаенда
кошларның асыллары.
Көзнең Туфаны бу тургай –
яшәми тугай ансыз.
Шигырь тугайлары нишләр,
булса әгәр Туфансыз?
Көзге җиһанда – сүзсез җыр,
аңлашыла болай да!
Җил актарган китап сыман,
тургай оча тугайда.
Шагыйрьләр шушындый тургайдыр инде алар.
Хәсән Туфан – аерата.










