На нашем сайте вы можете читать онлайн «Ак күгәрчен, күк күгәрчен». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Ак күгәрчен, күк күгәрчен, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Ак күгәрчен, күк күгәрчен. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Карим Кара) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.
Ак күгәрчен, күк күгәрчен читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Ак күгәрчен, күк күгәрчен без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Рәмил эре генә әйтеп салды:
– Хәзерлән, Матильда, бераздан машина килә, район үзәгенә, Сосновкага барабыз.
Хатын алсу иреннәрен ябарга онытып катып калды.
– Гарсия да барсын, җылыда, җиңел машинада бер җилләнеп кайтсын.
– Нәрсә уйлап чыгарасың, Рәмил? – диде телгә килеп Матильда.
– Кибетләрдә йөрербез, вак-төяк аласы бар, менә Гарсияга машина вәгъдә иттем, сүзне үтәргә кирәк. Кеше карарбыз, үзебезне күрсәтербез. Гел өйдә генә утырырга димәгән. Менә сиңа, базар күрергә теләмәгән чегән хатыны булыр икән?!
Бер агарды Матильда, бер кызарды, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, ашкынган-алгысынган иде ул.
– У? акча? – РґРёРґРµ шыпырт кына, РєТЇР·Р»У™СЂРµ тишәрдәй булып карый РёРґРµ аның.
– Машинада товарның яртысы минеке, – диде Рәмил, тавышына гамьсезлек чыгарырга тырышып, – Юра белән сөйләштек тә, аңа да файдалы, мин дә отылмыйм.
– Алдыйсыңдыр әле, – дип, һаман шөбһәләнде Матильда. – Юрага ышанма, син беркатлы бит, Юра синең кебекләрне төп башына утырта.
– Мин үзем беләм, – дип нык торды Рәмил, – кем монда ир кеше: синме, минме? Ничек сөйләшәсең син? – дип, егетлеген-шәплеген күрсәтеп алды.





