На нашем сайте вы можете читать онлайн «Кайту». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Кайту

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Кайту, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Кайту. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Лилия Губайдуллина) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның бу китабына мәхәббәт, нәфрәт кебек яшәешебезгә үз булган төшенчәләр белән бергә, милләт язмышын, аның үткәнен, бүгенгесен күзаллауга этәргән фәлсәфи-лирик шигырьләре дә туплап бирелде.
Кайту читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Кайту без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бу гасырга мең пәйгамбәр сыя…
Мин күчәсе кичтә, сәгать өчтә,
Язгы яңгыр елар үрсәләнеп.
Һәр тамчыда – тын ялгызлык эзе,
Кайтавазым булып өзгәләнер.
Зәңгәр күзле анам шул яңгырда
Кара күлмәгемне юып элер.
Күккә багып, миңа озак еллар,
Ерак юллар озын гомер теләр.
Р?шетерме РєТЇРєР»У™СЂ – офыкларда
Дулкынланыр рәшә, дәшеп мине.
Язгы җилләр өрфиядәй генә
Киптерерләр кара күлмәгемне…
…Пәйгамбәрләр исем теләнгәндә,
Гасырларның ялгыз бер язында
Канатларым ап-ак килеш кенә
Мин күчәрмен үле дөньягыздан…
«Мин кайтырмын…»
Мин кайтырмын.
Килеп керермен дә
Тузан тулы бүлмәң уртасына,
Диварларга сурәт булып сарылырмын.
Миңа шулай бик килешә сыман.
Тын апрельнең тынчу бер кичендә
Котырыныр җирдә иләс карлар.
Син сөйлисең: «Бүген кайта алмыйм…»
Рндәшмимен. Аңлыйм, җаным. Ярар…
Мин барын да аңлап, тоеп яшим:
Көн карасын сызып кояш иңә,
Карлар эрер өчен килә җиргә,
Мин дә, ахры, ак кар булдым сиңа…
Тәрәзләрне тузан томаласа,
У?рнүләрсез генә торалмасаң,
Көн карасын ялгыз кыралмасаң
Чакыр мине.
«Кайтып киләм.
Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар
Офыкларга барып тоташа.
Япа-ялгыз кайтам. Аерылып,
Яулык изәп кала юлдашлар.
Юлым урау. Төссез урамнарга
Зәңгәр томан булып сарылам.
Кара тузан сарган тәрәзләргә
Ак канатым белән кагылам.





