На нашем сайте вы можете читать онлайн «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Детские книги, Детская проза. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк

Автор
Жанр
Дата выхода
25 марта 2022
Краткое содержание книги Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Флёра Марданова) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тизрәк үсәсе килеп, әти-әнисе сүзен тыңламыйча оясыннан егылып төшкән Каркылдык, тегермән ташларын хәрәкәткә китерердәй көчле җил кызы Зиләйлүк, ни сәбәптәндер эшләпәсе каралган Җирән гөмбә оныгы – боларның барысы турында да Флёра Мәрданованың шушы китаптагы әкиятләрендә укырга мөмкин.
Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Аннары, бар кыюлыгын җыеп, Алмагачтан сораган:
– Күлмәкләребезне бер-ике көнгә генә алмашып торыйкчы, Алмагач апа! Син минем ефәк күлмәгемне киеп тор, ә мин синең ак чәчәкле күлмәгеңне киеп, әнә теге тау битендәге Каен кызы янына йөгереп кенә барып, аның алка-чулпылары белән уйнап килим!
Алмагачның ике-өч көн генә элек Яз бүләк итеп алып килгән чәчәкле күлмәгеннән аерыласы килмәгән шул! Болай да бөтен көзне, кышны шәрә көенчә уздырды бит ул!
– Син бик тиз йөгерәсең шул! Күлмәгемне ертып бетерерсең дип куркам.
Алмагачның бирәсе килмәгәч, Шомырт кызының да үз күлмәгеннән аерыласы килмәс, дип уйлаган Зиләйлүк һәм Каен кызы янына киткән. Каен кызыннан оялып кына:
– Каенсылу, миңа азга гына алка-чулпыларыңны биреп тора алмассыңмы? Киеп кенә карыйм да көзгеле күл буена барып киләм! Мин бик тиз йөгерәм, алка-чулпыларыңны бик тиз кайтарып бирермен, озак көттермәм! – дигән Зиләйлүк.
Каен кызына бу матур бүләкләрне кичә генә Яз бүләк иткән булган, алар бит шундый нәфисләр, шундый купшылар! Каенсылуның алтын йөгертелгән алка-чулпыларыннан бер генә минутка да аерыласы килмәгән.





