На нашем сайте вы можете читать онлайн «Кыпчак кызы / Кипчакская дочь». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Кыпчак кызы / Кипчакская дочь, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Миргазиян Юнус) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбиятының күренекле язучысы һәм публицисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М. Юнысның әлеге китабына соңгы елларда язылып, беркайда да басылмаган ике яңа романы, заманында төрле матбугат битләрендә дөнья күргән публицистик мәкаләләре туплап бирелде.
Җыентык язучының 90 еллык юбилее уңаеннан тәкъдим ителә.
Кыпчак кызы / Кипчакская дочь читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан сөйләшүчене ашыктырып чәрелдәпме-чәрелдиләр.
«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде… Өч дистә ел буе гаиләмнән аерып иза чиктерде.
Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман, ашыгып, шул кысанлыкка чумды.
Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:
– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.
– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович.
– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы биографияң. Хәлләрең ничек?
– Пенсия белән тукланып ятам. Р?шеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары РґР° була.
Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит, фиргавен-олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»
– Мин синең, китаплар язып, акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды.
– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым килә.





