На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сират күпере / Мост над адом». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Историческая литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сират күпере / Мост над адом

Автор
Дата выхода
09 марта 2023
Краткое содержание книги Сират күпере / Мост над адом, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сират күпере / Мост над адом. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ринат Мухаммадиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Сират күпере / Мост над адом читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Син егет кеше, үзең ничек хәл итсәң, шулай булыр дип, кызның буйсыну белдерүе иде бу. Авыл читендәге калкулыкта кара күләгәләр сыман тезелешеп киткән печән кибәннәренә төбәп китте егет. Куллары да шактый талчыккан чак, туктап бераз хәл алырга да сәбәп чыгып тора болай булгач.
Кибән итәгенә янәшә утырып хәл алдылар бераз. Байтак юл үтелгән, аяклар талчыккан булып чыкты.
– Мирсәет, – дип пышылдады кыз бераздан.
– Күңелсез буламы, Рауза… Мин сине шундый яратам… Үзең дә белмисең әле син… – дип, төзек булмаган җөмләләр белән аңлатырга кереште егет. Кызның тәненә тиеп, аның беләкләре кайнарлыгын тоеп утырудан калтырата ук башлаган иде бугай инде аны.
Сак кына бер кулы белән Раузаның биленә кагылды ул. Кыз карышмады. Киресенчә, аңарга сыенарак та төште бугай әле. Ул да түгел, Мирсәетнең иңсәсенә башын китереп салды, күзләрен зур ачып аңарга текәлде.




