На нашем сайте вы можете читать онлайн «Сират күпере / Мост над адом». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Историческая литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Сират күпере / Мост над адом

Автор
Дата выхода
09 марта 2023
Краткое содержание книги Сират күпере / Мост над адом, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Сират күпере / Мост над адом. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Ринат Мухаммадиев) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Сират күпере / Мост над адом читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Өс-башын салырга булышкач, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы, өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, үзенең хәзрәт белән бик җитди мәсьәлә буенча киңәшәсе барлыгын игълан кылды. «Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез», – дигән сүз иде бу.
– Ярар, ярар, балалар бу якта булыр… – дип, тәртип өчен җаваплылыкны әниләре үз өстенә алды. – Хәзер самавырны гына кертеп куям да…
Түр якның такта белән бүленеп алынган иң аулак почмагына узды ир-атлар. Шулай иткәндә генә тыныч булыр, чөнки өйдә бала-чага күп.
Кайнар коймак белән юкә балы кабып, чәй эчтеләр элек. Хәйдәргали әле сүз башларга ашыкмады. Хәзрәт булып ул да аның ни диярен бер түземлек белән көтте. Чөнки хуҗа кеше – юк сүзне бар итеп утыра торган адәм түгел, бигүк диндар булмаса да, белеп сөйләшә торган, укымышлы зат.
– Йә Хәйдәргали-кем, – дип, Нуриәхмәт хәзрәт үзенең тыңларга әзер икәнлеген белдереп хәбәр салды, ниһаять.
– Хәзрәт, мин сезне бик олы борчуым, дөресрәге, икебезгә дә бер дәрәҗәдә мөнәсәбәте булган вакыйга уңае белән чакырдым бит әле, – дип, ипләп кенә, әмма ниндидер бер ныклык белән сүз башлады Хәйдәргали.
– У?Р№Рµ, У™Р№Рµ, – РґРёРґРµ җитмеш яшьлек С…У™Р·СЂУ™С‚. – Без бит – туганнан туган кешеләр, өченче канат булсак та, якын кардәшләр. Беребезнең бакчасына төшкән борчу икенчебезне читләтеп узмас. Туганнар Р±РёС‚, бәрәкалла.





