На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 1 том». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 1 том

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 1 том, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 1 том. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Амирхан Еники) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең хикәяләре һәм 1951–1957 елларда язылган повестьлары урын алды.
Әсәрләр. 1 том читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:
– Сез зур изгелек эшләгәнсез, – диде. – Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!
Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.
– Мин әйткәнне аңладыгызмы?
Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.
– Р?РЅРґРµ хәзер урыныгызга барыгыз!
Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепька таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.
Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый.
Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя ул, пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.
Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды.









