На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 1 том». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 1 том

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 1 том, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 1 том. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Амирхан Еники) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең хикәяләре һәм 1951–1957 елларда язылган повестьлары урын алды.
Әсәрләр. 1 том читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.
Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде.
Өй эчендә нурлы тынлык… Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды.
Ниһаять, ана башлап дәште:
– Кызым!
– Нәрсә, әни?
– Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?
Рәхилә аз гына уйланды:
– Хәзер, әни… Унында алган идек… ике атна тулып узды.
Ана көрсенеп куйды:
– Озак… нигә язмый икән?
– Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.
Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята.









