На нашем сайте вы можете читать онлайн «Пьесалар / Пьесы». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Пьесы, драматургия, Пьесы и драматургия. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Пьесалар / Пьесы

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Пьесалар / Пьесы, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Пьесалар / Пьесы. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Туфан Миннуллин) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Китапка танылган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның төрле елларда язылган пьесалары тупланды.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.
Пьесалар / Пьесы читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Пьесалар / Пьесы без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Чистай кичүенә сәкез авылдан – һәрвакытта даимчелек илән унбиш кеше тормак үзләренә кичүдә. Ошбу эш тапшырылды Көчек авылының Мәнди Туктамыш углына, һәрвакытда яхшыдан һәм ямандин хәбәр булса, юкарыда язылган Гирачемга рипуртавайт итмәгә. Бу мәзкүр сәкез авыл җәмәгатьләренә пухут сорап һичкемне рәнҗетмәскә».
Теләчев китә. Бәхтияр ялгызы. Нурсолтанның җыры ишетелә. Ут агачка сөялеп җырлап торучы Нурсолтанга төшә.
Нурсолтан җыры:
Өзелеп-өзелеп китә үзәгем,
У?ле РґУ™ сабыр башкынаем, түзәмен.
Уф дип әйтсәм, аурый башларым,
Аурый башым, түгелә яшьләрем.
Р?СЂС‚У™ генә торып тышка чыксам,
Кара урман шаулый җил белән;
Маңгайга ла язган язмышларны
Сыпырып ташлап булмый җиң белән.
Җыр барышында Бәхтияр, Нурсолтан янына килеп, Нурсолтанның җырлавын тыңлап тора.
Бәхтияр. Уйларың кайларда, асылзатым, Нурсолтаным? Җырның моңлысын сайлап алып җырлыйсың.
Нурсолтан. Падишамызга җырлый алмаган җырымны җырлыйм. Өеннән куып чыгарылган эт сыман озак йөрербезме, Бәхтияр?
Бәхтияр. Нигә андый сүзләр, Нурсолтан?
Нурсолтан.
Бәхтияр. Ашыкма, Нурсолтан, шундый оябыз булыр.
Нурсолтан. Син һаман вәгъдә итәсең.
Бәхтияр. Мин сиңа оя вәгъдә итмәдем, асылзат. Мин сиңа мәңгелек гыйшкымны вәгъдә иттем. Кил кочагыма, ямьсез уйларыңны куй.





