На нашем сайте вы можете читать онлайн «Көмеш дага / Серебряная подкова». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Көмеш дага / Серебряная подкова

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
Краткое содержание книги Көмеш дага / Серебряная подкова, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Көмеш дага / Серебряная подкова. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Джавад Тарджеманов) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
Көмеш дага / Серебряная подкова читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Бәйләнерлек әйбер тапмагач, ул ишеккә табан атлады һәм кергәндәге кебек үк мыштым гына чыгып та китте.
– Котылдык! Сизмәде! – диде Коля, пышылдап.
– Синең одеял астында тәмам җылынып җиткән идем… РўРёРє йоклауны РґР° онытып бетермик әле. У? таш турында уйларбыз, СЏРјРµ? – РґРёРї У©СЃС‚У™РґРµ Миша Т»У™Рј, ТЇР· урынына күчеп, башыннан СѓРє одеялга төренде.
У? Коля тиз генә йоклап РєРёС‚У™ алмады. Бер ягыннан икенче ягына У™Р№Р»У™РЅРґРµ.
Тышта көчле җил исә һәм малайның күңелен шомландыра иде. Пәрдәсез тәрәзәдән инде таң яктысы керде. Коля кабат йоклап китәргә дә өлгермәде, колакларны тондырып, звонок шалтырады.
Звонокны ишетүгә, дежурный малай, өстенә һәм аягына киенеп тә тормыйча, гимназистларны уята башлады.
– Торыгыз! Торыгыз! – дип, һәркемнең өстеннән одеялын йолкып атты ул.
Кайбер малайлар одеялларының бер читен эләктереп, үзләренә таба тарталар, тагын бер генә минут булса да йоклап алырга телиләр; ләкин дежурный сүзендә нык тора, одеялны икенче башыннан тарта иде.
– Сиңа берни түгел, – ди ул еламсыраган тавыш белән, – йоклап калсаң, сине шелтәләмиләр, мине шелтәлиләр.
Коляның да одеялы, аякланган кебек, каядыр китеп барды. Малай урыныннан сикереп торып, куркынып, як-ягына каранды. Бүлмә кысан иде. Тар гына тугыз кровать, һәркемгә кечкенә генә аерым өстәл. Бүлмә биек булуга карамастан, һавасы авыр.





