На нашем сайте вы можете читать онлайн «Итил суы ака торур / Итиль река течет». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Итил суы ака торур / Итиль река течет

Автор
Дата выхода
14 октября 2022
Краткое содержание книги Итил суы ака торур / Итиль река течет, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Итил суы ака торур / Итиль река течет. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Фаттах Нурихан) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күрә торган өченче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романы урын алды.
Итил суы ака торур / Итиль река течет читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп, бер-бер артлы тар баскычтан төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры җир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы – каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып, Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора иде.
Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җитүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды – кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде.
Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп җитә яздылар. Кунаклар, бер җепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде.
Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, байраклар, байраклардагы билгеләр аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады.
– Базарганнар түгел, атай! – дип кычкырды шул чакны Тотыш углан.
– Телеңә тилчә! – диде ата кеше.






