На нашем сайте вы можете читать онлайн «Әсәрләр. 1 том». Эта электронная книга доступна бесплатно и представляет собой целую полную версию без сокращений. Кроме того, доступна возможность слушать аудиокнигу, скачать её через торрент в формате fb2 или ознакомиться с кратким содержанием. Жанр книги — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Кроме того, ниже доступно описание произведения, предисловие и отзывы читателей. Регулярные обновления библиотеки и улучшения функционала делают наше сообщество идеальным местом для любителей книг.
Әсәрләр. 1 том

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
Краткое содержание книги Әсәрләр. 1 том, аннотация автора и описание
Прежде чем читать книгу целиком, ознакомьтесь с предисловием, аннотацией, описанием или кратким содержанием к произведению Әсәрләр. 1 том. Предисловие указано в том виде, в котором его написал автор (Амирхан Еники) в своем труде. Если нужная информация отсутствует, оставьте комментарий, и мы постараемся найти её для вас. Обратите внимание: Читатели могут делиться своими отзывами и обсуждениями, что поможет вам глубже понять книгу. Не забудьте и вы оставить свое впечатие о книге в комментариях внизу страницы.
Описание книги
Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең хикәяләре һәм 1951–1957 елларда язылган повестьлары урын алды.
Әсәрләр. 1 том читать онлайн полную книгу - весь текст целиком бесплатно
Перед вами текст книги, разбитый на страницы для удобства чтения. Благодаря системе сохранения последней прочитанной страницы, вы можете бесплатно читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том без необходимости искать место, на котором остановились. А еще, у нас можно настроить шрифт и фон для комфортного чтения. Наслаждайтесь любимыми книгами в любое время и в любом месте.
Текст книги
Минем урынга каласың… Ана бул… Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама… Ул бик яшь бит әле… Син инде аңардан күзләреңне алма… Кызым, ник дәшмисең?
Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек – әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар – шундый бер хәлсезлек тойды… Тезләре акрын гына сыгыла кебек… Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый… Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар – шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз, бәхетсезләр…
Юк, Рәхилә аумады.
– Ярый, әни! – диде.
Һәм ана, үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:
– Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде.
Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде.









